Югары Богады авылында яшәүче кадерле әниебез, әбекәебез ФЛҮСӘ ШӘЙГӘРДӘН кызы МӨХӘМӘТШИНАга 25 февральдә 75 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбекәебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы телибез.
Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел булуың белән барыбызга да үрнәк син. Синең тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган.
Сиңа киләчәктә дә әтиебез Гайнелгыйлем белән тигезлектә, туган йортыбызның нурын сүндермичә, балалар, оныклар, якыннар ихтирамын, аларның күңел җылысын тоеп, озын гомер кичерергә язсын.
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туар һәрбер көннең таңында.
Нет комментариев