Актаныш икмәк комбинатында озак еллар хисапчы булып намуслы, нәтиҗәле хезмәт куючы РАНИЯ МӘХМҮТ кызы ШӘЙДУЛЛИНАга 23 февральдә 55 яшь тулды.
Хөрмәтле Рания Мәхмүт кызы! Сезне гомер мизгеленең матур бәйрәме - юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сез үзегезгә йөкләгән вазифаны төгәл, эшегезгә күңел биреп, җиренә җиткереп, яратып, намус белән башкарасыз. Сезнең хезмәтегез хөрмәткә лаек. Сезгә киләчәктә дә җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, тормыш иптәшегез Тәлгать белән озак еллар тигез гомер итүегезне телибез. Киләчәктә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, якыннарыгызның җылысын тоеп, бәрәкәтле, имин тормыш кичерүегезне теләп калабыз.
һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Нет комментариев