Шәбез авылында гомер итүче кодагыебыз ӘЛФИЯ МӨХӘММӘТ кызы НИГЪМӘТУЛЛИНАның 24 февральдә күркәм гомер бәйрәме - 65 яшьлек юбилее.
Кадерле кодагый! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп, аларның игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Бу гомерләр, искән җилләр кебек,
Сизелмичә узып китәләр.
Гомер юлларында бәхет теләп,
Гел елмайсын якты иртәләр.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын -
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Нет комментариев