Меңнәр авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле газиз әнкәебез СӘХИЯ ВАХИТ кызы ХӨРМӘТУЛЛИНАга 23 февраль көнне 85 яшь тула.
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән олуг юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның күңел җылысын тоеп, озын-озак гомер кичерүеңне телибез. Без - 5 балага гомер биреп, олы тормыш юлына бастырганың өчен чиксез рәхмәтлебез. Туган йортыбызның ишеге һәрвакыт ачык булып, анда елмаеп, сөенеп каршы алучы, кайгыртып озатып калучы, олы йөрәкле, һәрбер балаңның холкын аңлый белүче әниебез булу белән без бик бәхетлебез.
Котлы булсын, әни, юбилеең,
Матур булып атсын таңнарың.
Игелеген күрү насыйп булсын
Син үстергән һәрбер балаңның.
Уйлама әле картаям дип,
Шат, көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Нет комментариев