Иске Сәфәр авылында гомер кичерүче кадерле әниебез МӘГЪФҮРӘ ШӘКҮР кызы КЫЯМОВАга 21 февральдә 75 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киң күңелле, олы йөрәкле әниебезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез.
Сиңа киләчәктә әтиебез белән тигезлектә, туган йортыбызның нурын сүндермичә, балалар, оныклар, якыннар ихтирамын, аларның күңел җылысын тоеп, бәхет-куанычларга төренеп, озын гомер кичерергә язсын.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Нет комментариев