Күҗәкә авылында яшәүче, безнең өчен иң якын булган КӘШИФ ГЫЙЗДУЛЛИНның 17 февральдә туган көне. Аны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, гаиләсе белән тигез гомер итүен телибез.
Син ата-ана нигезен саклап кына калмыйсың, аны йөзгә кызыллык китермичә төзек тотасың. Гаиләне үрнәк төстә тотып, тату гомер итәсең. Туганнарың белән аралашып, ярдәмләшеп яшисең. Шушы яхшы тормышны булдырган кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмәсен. Балаларыңны бик яратасың. Гаиләне муллыкта тоту өчен армый-талмый эшлисең. Әниеңне яхшы тәрбиядә яшәтәсең. Рәхмәт сиңа. Эшеңне җиренә җиткереп башкарасың. Шуңа күрә җитәкчеләрең дә ихтирам итә сине. Киләчәктә дә көр күңелле булып кал.
Тынычлык булсын күңелеңдә,
Эшең барсын, гөрләсен.
Гомер буе йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнмәсен.
Теләкләргә әниең Флүрә дә кушыла.
Нет комментариев