Безнең өчен кадерле кешебез - тормыш иптәшем, әниебез, Иске Балтач авылында туып, хәзерге вакытта Теләкәйдә яшәүче НУРАНИЯ ФАИЛ кызы ГАФУРОВАның 15 февральдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Туар таңнарың бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшә.
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар.
Нет комментариев