Тыңламас авылында яшәүче төпчек энебез Алтаф Мирзанур улы ӘҺлиевкә 14 февральдә 50 яшь тулды.
Алтаф! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Киләчәктә сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, Гөлфинә белән тигез гомер итеп, балаларыгызның куанычын күреп, оныклар сөеп, әниебезгә ышанычлы терәк булып яшәвеңне телибез!
50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә булсын кар аклыгы,
Гомер үтә, диеп сүрелмә.
Әти нигезен таркатмыйча,
Җир җимертеп дөнья көтәсең.
Кайчан кайтсак, ишек ачык,
Син шатланып каршы аласың.
Нет комментариев