Әнием кебек якын туганым - апам,
Кечкенәдән синең назың тоеп,
Җылылыгың тоеп үстем мин,
Юбилеең котлы булсын, апам,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Актаныш авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Олыимән авылында яшәүче кадерле кешебез КАДРИЯ ГАЛИ кызы ШАКИРОВАның 15 февральдә гомер бәйрәме - 65 яшьлек юбилее.
Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Балаларыңның игелеген күреп, саулыкта, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа.
Без - туганнар, безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр кебек синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.
Нет комментариев