Бәхет - ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге - кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк.
Кадерле хезмәттәшебез Фәйрушина Зөлфия Әсхәт кызы! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез - күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз.
Әле кайчан гына сез әниегезнең кадерле кызы булсагыз, бүген инде тормыш иптәшегезнең сөекле хатыны, ике күз нурыгыз - улыгыз һәм кызыгызның изге әнисе, оныгыгызның кадерле дәү әнисе, якыннарыгызның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләрегезнең үрнәк өлгесе.
Барысы да - күпме шатлык-куаныч, хәсрәт, сабырлык, бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз борчулы төннәр - һәммәсе дә узган. Бүгенге бәхетле көннәрегезне җиткерер өчен, шул бәхет чәчәге таҗларын күңелегезгә матур, якты, "мин бәхетле" - дип яңгыратырлык итеп җәйсен өчен узган.
Узган ул, үткән - аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да без Сезгә туган көнегездә киләчәгегезнең бүгенгедән дә матурырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын, хәләл җефетегез янәшәсендә, балаларыгызның кадерле Әнисе булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түрегездәге бәхет очкыннары йөзегездә елмаю булып һәрчак балкып торсын.
Нет комментариев