Каеннар шаулаган, былбыллар сайраган ямьле Ирмәш авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Актанышта яшәүче энебез ИНСАФ ӘХНӘФ улы ХӘБИБУЛЛИНга 5 февральдә 50 яшь тулды.
Кадерле энебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәр туар таң сиңа шатлык-куанычлар гына китерсен, гомер юлларың озын булсын. Сәламәт булып, Зөхрә белән тигезлектә, улларың Искәндәр белән Йосыфның уңышларына сөенеп, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле гомер кичерүеңне теләп калабыз.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын -
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Нет комментариев