11 февраль көнне Актаныш авылында яшәүче әтиебез ТАҺИР МИРГАЛИМ улы ХАРИСОВның 65 яшьлек юбилее.
Әтиебез! Сине шушы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, куанычлы озын гомер телибез. Рәхмәт сиңа, әти, безне тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырганың өчен. Киләчәктә дә шулай изге күңелле һәм ярдәмчел булып, без - балаларыңның игелеген күреп, оныкларың өчен сөенеп, әниебез белән тигезлектә, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
65 яшь ул - ирләр өчен
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Сагынышып җыелырга язсын
Әти-әни йорты түренә.
Гаилә нигезе нык, әти, син булганга,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев