Яңа Әлем авылында яшәүче кадерле туганыбыз ГӨЛШАТ МАРСЕЛЬ кызы ХАЛИКОВАга 5 февральдә 50 яшь тула.
Кадерле сеңлебез! Кайчан гына син әти-әниебезнең нәни төпчек кызы булсаң, бүген инде ике күз нурың - улларыңның изге әнисе, оныгыңның яраткан дәү әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын.
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен.
Нет комментариев