Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Пучы авылында яшәүче бертуган абыебыз ӘНИС МӘХТҮМ улы ШӘРИПОВның туган көне

05 февраля 2017, 11:11

410

0

0

Пучы авылында яшәүче бертуган абыебыз ӘНИС МӘХТҮМ улы ШӘРИПОВның туган көне

Бикчәнтәй авылында туып-үскән, хәзерге көндә Пучы авылында яшәүче бертуган абыебыз ӘНИС МӘХТҮМ улы ШӘРИПОВның туган көне - 50 яшьлек юбилее.
Түгәрәк табынлы, ныклы нигездә туып, бер ояда канат ярган, тормыш сынауларын да, шатлык-куанычларын да уртак итеп яшәүче, олы җанлы, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел, безнең өчен иң кадерле туганыбыз син.
Бәйрәмең белән сине тәбрик итеп, иң җылы, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Озын һәм бәхетле гомергә җитәрлек сәламәтлек, сөю-сәгадәт, күңел күтәренкелеге, көтелмәгән куанычлар телибез сиңа, абый.
Озак еллар пар канатың Гөлшат апа белән, кызыгыз Гүзәлнең куанычларына сөенеп, игелегенә төренеп, тигезлектә яшәргә язсын сезгә. Без синең һәрчак сау-сәламәт булуыңны, бүгенгедәй тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Бердәнбер кызыгыз - энҗе бөртегегезне башлы-күзле итеп, түбәтәйле бабай, ак яулыклы әби булып, оныкларыгызны үстерешеп, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын.
Без - туганнар, безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Игелектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев