Безнең өчен иң кадерле якын кешебез, Актанышбаш авылында яшәүче әтиебез ЗӨФӘР ИМАМГАЯЗ улы КӘШФИЕВнең 4 февральдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен, ата-ана һәм туганлык кадерен белергә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Кадерле әтиебез, сине туган көнең белән ихластан котлыйбыз. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, әниебез белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып гомер итәргә, исәнлектә, саулыкта, муллыкта бәхетле яшәргә язсын.
Рәхмәт, әти, бу дөньяда булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап-яклап торган кулларың өчен рәхмәт.
Син булганда җирдә бәхетле без,
Син булганда дөнья түгәрәк.
Сәламәт бул, газиз әтиебез,
Кабул итсен Ходай теләкне.
Безгә кирәк булып, өйгә терәк булып,
Яшә әле йөзгә җиткәнче.
Теләкләребезгә әниебез, дәү әти белән дәү әниебез дә кушыла.
Нет комментариев