Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш авылында яшәүче РЕЗЕДА НУРЛЫГАЯН кызы ГЫЙЛЬМУЛЛИНА 30 гыйнварда туган көнен билгеләп үтте

01 февраля 2017, 09:39

421

0

0

Актаныш авылында яшәүче РЕЗЕДА НУРЛЫГАЯН кызы ГЫЙЛЬМУЛЛИНА  30 гыйнварда туган көнен билгеләп үтте

Теләкәй авылында туып, укып, бүгенге көндә Актаныш авылында яшәүче, үзәк китапханәдә эшләүче РЕЗЕДА НУРЛЫГАЯН кызы ГЫЙЛЬМУЛЛИНА 30 гыйнварда туган көнен билгеләп үтте.
Кадерле сыйныфташыбыз! Тормышта син үз юлыңны табып, һәрвакыт безгә ярдәмләшеп, киңәшләрең белән терәк булып яшисең, уңышларыңны күреп сөенәбез.Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы, нәфис күңелле һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең изге, ихлас, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшә.
Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Туган көндә изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән,
Барыбыз да бергә кушылып.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев