Яңа Кормаш авылында туып, бүгенге көндә Такталачык авылында гомер итүче кадерле әнкәебез, әбиебез РӘЙХӘНӘ СӘЛӘХЕТДИН кызы НӘБИЕВАның 1 февральдә күркәм бәйрәме - 80 яшьлек юбилее.
Әнкәебез! Сине шушы олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тыныч тормыш, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Тормыш юлларында бик күп авырлыклар күрсәң дә, сынмадың, сыгылмадың. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәмчел, кадерледән-кадерле әнкәебез син. Син тирә-юньгә, кояш нурлары кебек, үзеңнең күңел җылыңны таратасың. Һәр кешенең җаен табып, күңелен юатасың. Балаларыңа биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле әнкәебез.
Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып, сәламәтлек, тазалык белән, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның шатлыгына куанып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә язсын сиңа.
Киң күңелле, кешелекле булган өчен,
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Күп кичердең кайгы-хәсрәтләрне,
Дөнья йөген салып иңеңә.
Сабырлыкны саклап, горур атлап,
Килә белдең шушы көнеңә.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Матур итеп, бергә яшәргә.
Нет комментариев