Хатын-кызның йөрәгендә кояш яши -
Бар дөньяны җылытырлык көчкә ия.
Җаны изге, күңеле нечкә нәфис затка
Илбашы да, батырлар да башын ия.
Безнең әниебезнең дә йөрәге - кояш гүя. Һәммәбезгә җылысын өләшә, яктылыгын бүләк итә, җил-яңгырдан, салкын-давылдан саклый. Ул - тормышыбызны нурлы итүче. Ул - безгә үгет-киңәшләре белән акыл бирүче. Ул - дөрес юл күрсәтүче. Ул - безнең иң кадерле кешебез!
25 гыйнвар көнне әниебез - Актаныш авылында яшәүче Ләйлә Әмирхан кызы Сәхәбиеваның гомер елларыннан ике "5"ле белән бүләкләнә торган көне.
Гаиләдә әтиебез Вәрискә ышанычлы иптәш, балаларына - кайгыртучан әни, киявенә - акыллы әби, оныкларына - тәмле телле яраткан дәү әни, туганнар, дус-ишләргә - ярдәмчел, ихлас якыннары булып килә ул бу көннәргә.
Әниебез - бик төгәл, тәвәккәл кеше. Уйлады - эшләде, дип аның кебекләр турында әйтәләр. Ниятләгәнен җиренә җиткерми калмый. Актанышта хатын-кызлардан руль артына утырып, машина иярләгән беренче карлыгачлардан ул. Гаилә дигәндә, җанын ярып бирергә әзер. Әтиебезнең эшләре уңышлы бара икән, әниебезнең дә анда өлеше зур. Гомер буе әтиебезне карап, кадерләп кенә торды ул. Гаиләдә җылылыкны саклау, мөнәсәбәтләрне көйләү серләренә үз үрнәгендә өйрәтте. Аның пешергән камыр ризыклары, аш-сулары әллә нинди затлы табыннарда да мактый-мактый ашала торганнардан.
Әниебез! Без сиңа мең рәхмәтле. Барлык шушы асыл сыйфатларыңны безгә дә сеңдереп үстергәнең, әтиебез белән бергә безне укытып, тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаткан, бүген дә һәрчак ярдәм итеп торганың өчен рәхмәтле без сиңа! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, әтиебез белән тигезлектә бергә-бергә матур гомер итәргә, безне сөендереп яшәргә язсын!
Гомерләрең озын булсын, әни,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син - иң изге һәм иң кадерле!
Бәйрәмең котлы булсын, әниебез!
Нет комментариев