Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш авылында яшәүче яраткан сеңлебез ЛӘЙЛӘ ӘМИРХАН кызы СӘХӘБИЕВАга- 55 яшь

29 января 2017, 17:45

489

0

0

Актаныш авылында яшәүче яраткан сеңлебез ЛӘЙЛӘ ӘМИРХАН кызы СӘХӘБИЕВАга- 55 яшь

Яңа Җияш авылында туып, Актаныш авылында яшәүче яраткан сеңлебез ЛӘЙЛӘ ӘМИРХАН кызы СӘХӘБИЕВАга 25 гыйнварда 55 яшь тулды.
Кадерле сеңлебез Ләйлә! Син гомер бәйрәмеңне бик матур каршылыйсың. Гаиләгез тату, бердәм, эш сөючән, пар канатың Вәрис кияү белән иңгә-иң куеп, сокланырлык итеп яшисез. Йорт-җирегез заманча төзек, чиста, бар җирдә тәртип, пөхтәлек хөкем сөрә. Без, туганнарың, сезнең шундый күркәм дөньягызга карап, сөенеп яшибез. Үз йортыбызга кергән кебек, сезгә ашкынып барабыз. Кайчан гына барсак та, һәрчак йөзегез якты, ачык йөз белән каршы аласыз. Өстәлегез һәрчак мул ризыктан сыгылып тора. Ләйлә, синең күңелең киң, барлык туганнарны да тигез күрәсең. Вәрис кияү туганнарын да үз туганнарың кебек кабул итәсең. Туганнар белән бик матур аралашып яшисең. Туганнарны ярдәмегездән ташламыйсыз. Шундый кече күңелле, туганчыл, ярдәмчел, кешелекле булганың өчен зур рәхмәт сиңа. Без сине шуңа да бик яратабыз.
Гаиләдә булган шатлыкларны уртаклашучы, кытыршылыкларны көйләүче, якты, җылы нур бирүче, киң күңелле ана син. Оныкларыңны тәрбияләшүдә үзеңнән зур өлеш кертәсең.
Ләйлә! Сине гомер бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, Вәрис кияү белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, булганына шөкер итеп, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, улың Рамил, кызың Гөлназның, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, оныкларыңның шатлыгына сөенеп, тыныч тормышта, бәхет-шатлыкларга күмелеп яшәргә язсын.
Без - туганнар, безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр кебек синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев