Нурлат районы Киекле авылында туып, бүгенге көндә Яңа Әлем авылында яшәүче киленебез, җиңгәбез РӘМИЛӘ ВАЗЫЙХ кызы СӘЛИМҖАНОВАның 30 гыйнвар көнне 50 яшьлек юбилее.
Рәмилә! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйбыз.
Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, туганнарыңа, балаларыңа, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.
Энебез, абыебыз Газизҗан белән тигезлектә, балаларыгызның һәм оныкларыгызның бәхет-шатлыкларына сөенеп, кайгы-хәсрәт күрми генә озын-озак гомер кичерүегезне телибез.
Тусаң да син гыйнварда,
Кышкы суык бер көндә,
Ләкин синнән кешеләргә
Һәрчак җылы бөркелә.
Изгелек ул җирдә ятмый,
Булмый аны онытып.
Гомер буе яшә шулай,
Кешеләрне җылытып.
Нет комментариев