Табигатьнең серле бер мизгелендә - Иске Кадермәт авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче, безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез ЛӘЙСӘН РАВИС кызы МӘРДАНОВАның бүген, ягъни 27 гыйнвар көнне гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Апа! Син ел башының зәмһәрир салкын көнендә, моннан 50 ел элек әти-әниебезнең тәүге мәхәббәт җимеше буларак якты дөньяга килгәнсең. Аннан соң туган энең-сеңлең өчен һәрвакыт ярдәмче, киңәшче һәм сердәш булдың. Тормышта югалып калмыйча, үз юлыңны таптың һәм шул кыйблаңнан тайпылмыйча, һәрчак алга атлыйсың. Эшкә нык, максатыңа ирешүчән булганга күрә без сиңа сокланабыз. Кышкы тәрәзәдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң синең.
Кадерлебез, сине әлеге гомер бәйрәмең уңаеннан ихластан котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәктә сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җизнәбез Мирхатип белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, бүгенгесенә шөкер итеп, иртәгәсенә өмет белән, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның шатлыгына сөенеп, тыныч күңел белән яшәргә язсын.
Сайлаган юлларың туры, гадел,
Безне сокландырып яшисең.
Максатларың изге, үрнәк безгә,
Саф йөрәкле алтын кеше син.
Җир йөзендә синдәй кешеләр аз,
Шуңа сине күңел ярата.
Әйтсәң, бары матур сүзләр генә
Әйтеп була сиңа карата.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буе сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Нет комментариев