Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Суыксуы авылында яшәүче әнкәебез ФӘНҮЗӘ ХӘЛИМ кызы БИКМӨХӘММӘТОВАга - 80 яшь

25 января 2017, 07:42

381

0

0

Татар Суыксуы авылында яшәүче әнкәебез  ФӘНҮЗӘ  ХӘЛИМ кызы БИКМӨХӘММӘТОВАга - 80 яшь

Туган йорткай безне очраштыра,
Әнкәй җыя әле янына.
Туган нигез безне сыендыра,
Әнкәй безне һаман сагына.
Берәребез кинәт кайтып төшсә,
Хәбәр сала әнкәй: "Кайтыгыз!"
Без җыела торган оя булып,
Мәңге калсын иде йортыбыз.
Бу көннәрдә үзенең 80 яшен тутыручы әнкәебез ФӘНҮЗӘ ХӘЛИМ кызы БИКМӨХӘММӘТОВА Татар Суыксуы авылына Яңа Семистрау
(Чиялек) моннан 59 ел элек килен булып төшеп, әткәебез Шамил Шәйдәүләт улы белән 58 ел бергә безгә үрнәк булырлык матур тормыш юлы үттеләр, без - балаларына ныклы тәрбия биреп, туган нигездән очырдылар. Кызганыч, бүген әткәебез генә безнең арада юк инде. Әнкәебез безгә терәк-киңәшче булып, туган йортыбызнын җылысын саклап, әле үз көенә яшпп ята. Киң күңелле әнкәебез янына туганнар да еш кайта. Бусагабыздан атлап кергән һәркемне, туган-тумачаларның барысын ачык йөз белән, җылы итеп каршы ала, хәзинәдә булганы белән сыйлап озатып кала. Күршеләр белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә ул, бер-берсенең хәлен белеп, ярдәмләшеп яшиләр.
Йорттагы тәртип, чисталыкны да тәэмин итеп тора, ихатасында тавык-чебешләр, кәҗәсе- сарыгы да бар, бакча да үстерә, кул эшләре тотарга да вакыт таба, гомумән, эшсез торырга яратмый ул. Аның шундый булганына гаҗәпләнеп тә куябыз һәм Ходай аны сәламәтлектән аермасын дип телибез.
Кадерле әнкәебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Һәрвакыт яныбызда булып, уңышларыбызга сөенеп, безгә киңәшче булып, сәламәтлегеңне саклап кына яшәргә язсын сиңа. Бу дөньяда синең барлыгыңны тоеп яшәү безнең өчен зур бәхет. Кабат кайгы-хәсрәтләр күрмичә, авырлыкларга бирешмичә, безне шатландырып яшә дә яшә әле. Күңел күгеңне болытлар капламасын, бусагадан борчулар атламасын.
Гомереңне безгә багышладың,
Кояш булып, безне җылытасың.
Тыныч картлык бирсен сиңа Ходай,
Бәрәкәтле итсен тормышларны.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев