Олыимән авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле кешебез - әниебез ГӨЛСИМӘ ХУҖАГАЛИ кызы ХӘЕРТДИНОВАга 22 гыйнварда 80 яшь тулды.
Кадерле әниебез! Сине туган көнең, юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа иң зур байлык - ныклы сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез озын гомер, киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әти белән бергә бәхетле картлыкта гомер кичерүеңне телибез.
Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матур булып олыгаеп,
Җитмеш, сиксән, туксан тула.
Быел безнең әнинең дә
Юбилее - сиксән яше.
Әниебез безнең өчен
Иң кадерле изге кеше.
Балачактан әниебез
Күпне күргән, күп кичергән.
Әти белән тормыш корган,
Биш бала сөеп үстергән.
Хәзер инде әниемнең
Оныклары җиткән.
Дүрт оныкчыгы туган,
Тиздән алар җитәр туйга.
Ә без сиңа озак еллар
"Әти" диеп, сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
24 гыйнварда әтиебез ФИДУС ҖӘЛӘЛЕТДИН улы ХӘЕРТДИНОВның да туган көне. Әтиебезне ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Сәламәтлек, тыныч, тигез, озын гомер, шатлык-куанычлар, әни белән бергә бәхетле картлык телибез.
Нет комментариев