Кадерле әнкәебез! Сине туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа иң зур байлык - ныклы сәламәтлек, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез озын гомер, киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле картлыкта гомер кичерүеңне телибез.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Безнең хөрмәтебездә яшәргә.
Безгә кылган барлык изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Тормышыбыз маягы син, әнкәй,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Нет комментариев