Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ИЛДАР ГАРИФҖАН улы ӘХМӘТҖАНОВның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

22 января 2017, 16:00

419

0

0

ИЛДАР ГАРИФҖАН улы ӘХМӘТҖАНОВның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

Табигатьнең серле бер мизгелендә - гыйнварның 21ендә безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез - әтиебез ИЛДАР ГАРИФҖАН улы ӘХМӘТҖАНОВның гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Әти! Син ел башының зәмһәрир салкын көнендә якты дөньяга килгәнсең. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән чорда туган булсаң да, әниебезгә, балаларыңа, туганнарыңа җылылык биреп торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлгән. Кышкы тәрәзәдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булган.
Әтиебез! Сине шушы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, куанычлы озын гомер телибез. Рәхмәт сиңа, әти, безгә гомер биреп, тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырганың, әлегәчә ярдәмеңнән ташламаган өчен. Киләчәктә дә шулай көчле рухлы, изге күңелле һәм ярдәмчел булып, без - балаларыңның игелеген күреп, оныкларың өчен сөенеп, әниебез белән тигезлектә, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Без бәхетле, әти, син булганга,
Балам, дип өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген, 60 яшең тулганда.
Гаилә нигезе нык, әти, син булганга,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Изгелекләр булып кайтсын үзеңә.
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйландың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев