Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ӘЛҮСӘ ГОМӘР кызы БИКМӨХӘММӘТОВА 55 яшьлек юбилеен каршылады

22 января 2017, 13:38

390

0

0

ӘЛҮСӘ ГОМӘР кызы БИКМӨХӘММӘТОВА 55 яшьлек юбилеен каршылады

Язмыш дигәнең кешене нинди генә сынаулар аша йөртми. Әле генә йомшак җилләр таганында тибрәтә дә, күз ачып йомганчы уттан алып суларга сала. Ләкин, ничек кенә булмасын, булган сынауларга бирешми, тормышта үз урынын тапкан, кешелеклелек сыйфатларын югалтмый, тормышның якасына ябышып, яшәүнең бөтен тәмен татып яшәүчеләр дә бар арада. Безнең әниебез - ӘЛҮСӘ ГОМӘР кызы БИКМӨХӘММӘТОВА менә шундыйлардан. Ул 20 гыйнвар көнне үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.
Ап-ак карлар яуды, әни, синең өчен,
Бар җиһанга чиксез аклык, сафлык биреп.
Әти-әни назын тоеп күрмәсәң дә,
Үстердең син безне җаннан артык күреп.
Төн йокысы синең күптән онытылган,
Безне уйлап төн кушыла бик еш таңга.
Аңлап булмый чиксез уңай сыйфатларның
Сыя алу мөмкинлеген тик бер җанга.
Туганнарны бер табынга җыючы син,
Җыр-биюдә, шаян сүздә сынатмыйсың.
И Ходаем, куандырыр өчен безне
Сәламәтлек кенә синең сынатмасын.
Яшә әле, яшьнә әле, кадерлебез,
Янәшәңдә әтиебез - олы терәк.
Бу дөньяда безгә тулы бәхет өчен
Сезнең тигез һәм сәламәт булу кирәк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев