Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бикчәнтәй авылында яшәүче ӘҖИБӘ САЛИХ кызы САДЫЙКОВАга - 85 яшь

21 января 2017, 07:57

381

0

0

Бикчәнтәй авылында яшәүче  ӘҖИБӘ САЛИХ кызы САДЫЙКОВАга - 85 яшь

Качкын авылында туып, бүгенге көндә Бикчәнтәй авылында яшәүче кадерле әнкәебез ӘҖИБӘ САЛИХ кызы САДЫЙКОВАга 20 гыйнварда 85 яшь.
Әнкәебез, сине юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Безгә - 4 кызыңа гомер бүләк итеп, яратып-сөеп үстердең, әле дә кирәкле киңәшләрең белән безне сөендереп яшисең. Сөекле әнкәебез! Шушы матур юбилей таңыңда безнең котлауларны кабул ит. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәреңдә сәламәтлек белән гомер итәргә, без - балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын. Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, ак бәхетләр, куанып, балаларыңның игелеген күреп яшәвеңне теләп калабыз.
Юбилеең котлы булсын, әнкәй,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Ходай Тәгалә үзе юлдаш булсын,
Юлларыңны гөлләр капласын.
Канатларын җәеп, фәрештәләр
Җил-давылдан сине сакласын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев