Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ХӘНИЯ ГЫЙМАЗ кызы ГЫЙМАЗОВА 25 гыйнварда үзенең 85 яшен түгәрәкли

21 января 2017, 07:34

386

0

0

ХӘНИЯ ГЫЙМАЗ кызы ГЫЙМАЗОВА 25 гыйнварда үзенең 85 яшен түгәрәкли

Тормыш агышында гомерләр бер мизгел генә. Яшьтән үк үз алдына максат куеп, хыял канатларын талдырмый, алга, бары тик алга баручылар гына үрләрнең биеген яулап яши ала. Шундыйларның берсе, гомер буе яңарышта һәр эшнең остасы булып, кылган гамәлләрен үкенмәслек итеп эшләп, озын һәм мактаулы хезмәт юлы үткән, биш дистә елдан артык балалар һәм өлкәннәрнең хөрмәтле укытучысы ХӘНИЯ ГЫЙМАЗ кызы ГЫЙМАЗОВА 25 гыйнварда үзенең 85 яшен түгәрәкли.
Хәния Гыймаз кызын районда белмәүчеләр сирәктер. Ул лаеклы ялга чыккач, 18 ел район ветераннар советының җаваплы сәркатибе буларак, һәр кешегә якын килеп, йөрәк җылысын бүлеп, өлкәннәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузып яшәде. Аны бүген дә, дистә елдан артык "Гәрәбә" клубын җитәкләгәне, киңкырлы таланты, татар халкының асыл сыйфатларын, милләт җанлылыгын, тәвәккәллеген, кунакчыллыгын үз үрнәгендә күрсәткәне өчен яраталар һәм хөрмәт итәләр. Мактаулы ветеран бүген дә сафта. Район ветераннар оешмасы пленум әгъзасы буларак, акыллы киңәшләре, төпле фикерләре белән һәрдаим ярдәм итеп тора.
Хөрмәтле Хәния Гыймаз кызы! Узган гомерегез мактаулы, алдагысы да матур булсын. Тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта тагын бик күп еллар бәрәкәтле гомер кичерүегезне телибез.
Гомер үтә, диеп борчылмагыз,
Алда юллар, еллар агышы.
Матур итеп яшисез җирдә,
Тидермичә җанга сагышны.
Шатлык, сөенечләр алып килсен
Һәр ел саен туган көнегез.
Сикәлтәсез гомер юлы Сезгә,
Иминлек Һәм бәхет телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев