Бүләк авылында яшәүче, безнең өчен бик кадерле әтиебез БОРИС ГАЙНЕТДИН улы белән әниебез РОЗАЛИЯ ГАНИ кызы ФӘЙРУШИНнарның бергә яшәүләренә гыйнвар аенда 50 ел тула. Кадерлеләребез, сезне алтын туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ихластан ныклы сәламәтлек, тән һәм җан сихәтлеге телибез, күңелегез һәрчак шат булсын, Аллаһы Тәгалә сезгә хәерле озын, тигез-бәхетле гомер бирсен. Сезгә, һәрчак бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, балаларыгыз куанычында һәм оныкларыгыз чыр-чуында, һәр туар таңга шатланып, тормышыгызның һәр мизгеленнән сөенеч һәм тәм табып, балаларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Җан сихәте бирсен Ходай сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын сезгә озак еллар
Матур итеп, бергә яшәргә.
Нет комментариев