Олыимән авылында туып, бүгенге көндә Киров авылында гомер кичерүче ВАХИТ ХӘМДЕГАЛИ улы ГАЛИЕВкә 16 гыйнвар көнне 60 яшь тулды.
Кадерле әтиебез, бабакаебыз! Шушы күркәм юбилеең белән котлап, сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, җан тынычлыгы белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез Энҗе белән тирән картлыккача тигез гомер итүегезне телибез.
Әтиле йорт - иң бәхетле нигез,
Һәрчак ачык аның капкасы.
Ихатасы нурлы, табыны тулы,
Бәхет белән балкый як-ягы.
Мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торсын иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.
Нет комментариев