10 гыйнвар көнне Актаныш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем - әтиебез ШӘРИП НӘСИХ улы ГЫЙЛМЕТДИНОВның туган көне - 55 яшьлек юбилее булып узды.
Кадерлебез! Сине шушы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән,
Яшик әле, әткәй, бергәләп.
Нет комментариев