Колын авылында туып, хәзер Актанышта яшәүче кадерле җизнәбез РИНАС ХАРИС улы САФИН 10 гыйнварда 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бәхетле кешегә олуг юбилейлар насыйп була. Уңган, сабыр, кешелекле, булганына шөкер итеп яши. Урамнан ук йорт тирәсе ялт иткән, җиләк-җимеш бакчасы һәрвакыт тәртиптә.
Кадерле җизнәбез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең - апабыз Клара белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән,
Яшик әле, җизни, бергәләп!
Нет комментариев