Иске Сәфәр авылында туып, Актаныш авылында яшәүче ЛӘЙСӘН ГАЛИӘКБӘР кызы ӘМИНОВА 9 гыйнварда 55 яшьлек юбилеен каршы алды.
Ләйсән! Син юбилееңны бик матур каршылыйсың. Эшеңдә үрнәк, укытучыларның һәм укучыларның хөрмәтен яулаган, югары категорияле укытучы, балаларга белем бирүдә бөтен тырышлыгыңны куеп эшлисең, мәктәп тормышында кайнап яшисең. Тормышың түгәрәк, дөньяң җитеш, тормыш иптәшең, энебез, абыебыз Фаяз белән иңгә-иң куеп, тормыш йөген бергә тартасыз. Бүгенге көндә ике улыңның, киленнәреңнең рәхим-шәфкатендә, игелекләрен күреп, оныклар сөеп яшисез. Без, Фаязның туганнары, сезнең һәрбер уңышларыгызга сөенеп, куанып яшибез.
Ләйсән, син безне ир туганы, дип, беркайчан да аермадың, кайчан гына йортыгызга керсәк тә, ачык йөз, киң күңел белән каршы аласың. Синең белән сөйләшүләр җанга рәхәтлек, тынычлык бирә. Синең һәр сүзең, киңәшләрең төпле, уйланылган. Без сине шуңа да бик яратабыз.
Энебез Фаяз белән бик тату, бер-берегезне хөрмәт итеп, сокланырлык итеп, үрнәк гаилә булып яшисез. Гаиләдә булган шатлыкларны уртаклашучы, очраган кытыршылыкларны көйләүче, гаиләдә якты, җылы нур бирүче, киң күңелле ана син. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.
Ләйсән! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.
Киләчәктә сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, Фаяз белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, бүгенгесенә шөкер итеп, иртәгәсенә өмет белән, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның шатлыгына сөенеп, тыныч күңел белән яшәргә язсын.
Сайлаган юлларың туры, гадел,
Безне сокландырып яшисең.
Максатларың изге, үрнәк безгә,
Саф йөрәкле алтын кеше син.
Җир йөзендә синдәй кешеләр аз,
Шуңа сине күңел ярата.
Әйтсәң, бары матур сүзләр генә
Әйтеп була сиңа карата.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буе сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Нет комментариев