Үзенең бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, меңләгән күңелләргә гыйлем нуры иңдергән, шул ук вакытта мәктәп коллективын җитәкләгән, хәзерге көндә инде лаеклы ялда булган олы шәхес, хөрмәтле укытучы-ветеран ДИНФИР ГАБДУЛЛА улы СОЛТАНОВның туган көне, аңа 9 гыйнвада 75 яшь тулды.
Хөрмәтле Динфир абый! Шушындый зур һәм якты бәйрәмегез көнендә без Сезгә ихлас күңелдән котлауларыбызны юллыйбыз. Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыгызда тормыш юлыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетегез Рима апа белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итегез.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.
Нет комментариев