Калмаш авылында яшәүче әтиебез ФИДӘИС ШӘЙХИЯН улы ИСЛАМОВны 55 яшьлек, әниебез АЛЬБИНА ӘХИЯР кызы ИСЛАМОВАны 50 яшьлек юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерлеләребез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык сез. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп, кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешеләр, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калыгыз. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әти-әни, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Туган көнегез белән котлыйбыз,
Изге теләкләрне юллыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән,
Яшәвегезне генә телибез.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын күнелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Нет комментариев