Усы авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле газиз кешебез - әнкәебез ТӘЛИГА МИРКАСЫЙМ кызы ГЫЙЛЬФАНОВАга 8 гыйнварда 75 яшь тула.
Кадерле әнкәебез! Сине туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа иң зур байлык - ныклы сәламәтлек, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез озын гомер, киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле картлыкта гомер кичерүеңне телибез. Тормышыңның һәр мизгеле куаныч, бәхет белән тулып торсын, йөзләрең яз кояшы кебек гел шулай балкып торсын. Кызганычка каршы, бу көннәрне безнең өчен бик тә кадерле әткәебез күрә алмады.
Аяусыз үлем әткәйне 8 ел элек безнең арабыздан алып китте. Шул вакытта да син, әнкәй, сынмадың, сыгылмадың, алга таба яшәргә көч таптың. Сабыр да син, мәрхәмәтле, изге күңелле, гадел, эшләгән эшләрең төгәл. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Без сине, әнкәй, бик яратабыз.
Тәрәзәдә балкып утлар яна,
Әнкәй чыга каршы алырга.
Йөгергәләп әнкәй табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәдә
Балкып торсын иде утыбыз.
Һәрчак шулай каршы алса иде,
Әнкәебез, туган йортыбыз.
Нет комментариев