Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

70 яшен каршылаучы МИҢНӘХМӘТОВА МӨХӘРРӘМӘ апага чын күңелебездән изге теләкләребезне юллыйбыз

06 января 2017, 06:12

372

0

0

70 яшен каршылаучы МИҢНӘХМӘТОВА МӨХӘРРӘМӘ апага чын күңелебездән изге теләкләребезне юллыйбыз

Иске Җияш авылында туып, бүгенге көндә Актанышта гомер кичереп, 5 гыйнварда үзенең гомер бәйрәме - 70 яшен каршылаган МИҢНӘХМӘТОВА МӨХӘРРӘМӘ апага чын күңелебездән изге теләкләребезне юллыйбыз.
Мөхәррәмә апа! Бүген 70 яшеңне каршылаганда синең әйләнә-тирәдәгеләргә, туганнарыңа тирән хөрмәт, яхшы теләкләр, башкалар турында гел яхшы фикердә булуың сөендерә. Без синең арымыйча, бертуктаусыз тырыш хезмәттә булуыңа сокланабыз. Күңелеңнең аклыгы-сафлыгы кешеләргә карашыңда, үз йорт-ихатаңның һәр тарафыннан күренеп тора.
Мөхәррәмә апа, сиңа булган рәхмәтебезне дә чын йөрәктән шушы юбилееңда җиткерәбез. Кызларыбыз сине иң якын кешеләре кебек якын күреп, хөрмәт итеп яшиләр. Балаларыма һәр көн иртән торуга ягымлы карашың, яхшы теләкләрең, йомшак сүзләрең, киңәшләреңне, укудан, эштән кайтуларын ризыкларыңны пешереп көтүең өчен мин, ана буларак, чын күңелдән рәхмәтлемен сиңа, Мөхәррәмә апа. Кирәк чагында безгә таяныч, зур эшләрдә теләк-фатихаңны бирүче дә син.
Картлык көнеңдә сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, яхшылыклар гына күреп, рәхәттә яшәргә язсын. Сиңа Ходай Тәгалә бары шатлыклар гына бирсен, Мөхәррәмә апа!
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев