Актаныш авылында яшәүче кадерле туганыбыз ХАЛИДӘ ГЫЙЛАҖЕТДИН кызы САМАТОВАны гомеренең матур бәйрәме - 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Халидә апа! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Изге матур теләкләребезне юллап, сиңа куанычлы озын гомер, ныклы сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр телибез. Киләчәк көннәрдә дә һәр мизгелдән ямь табып, балаларыңның, оныкларыңның һәм туганнарыңның җылы карашын тоеп, сау-сәламәт булып, җан тынычлыгында, шатлык-куанычлар белән яшәвеңне телибез.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Кызганма син үткән елларыңны,
Яшәү җирдә - үзе зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине,
Сәламәт бул, дибез, һәрвакыт.
Нет комментариев