Аккүз авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Яңа Кадермәт авылында яшәүче хөрмәтле кодагыебыз ҖӘҮҺӘРИЯ ЗАҺИТ кызы ГИЛЬВАНОВАны 6 гыйнвар көнне булачак 70 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Киң күңелле, олы йөрәкле кодагыебыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез. Киләчәктә дә кодабыз Мәхәсим Шакирҗан улы Гильванов белән тигезлектә, пар канатлы булып, балалар, оныклар һәм якыннарыңның күңел җылысын тоеп, бәхет-куанычларга төренеп озын гомер кичерергә язсын.
Матур итеп яшисез сез җирдә,
Үрнәк бит сез безгә һәр эштә.
Озын гомер сезгә теләгәндә,
"Амин" диеп торсын фәрештә.
Нет комментариев