Меңнәр авылында яшәүче кадерле әниебез ГЛҮСӘ ӘБЕЛФАЗЫЛ кызы БАСЫЙРОВАга 3 гыйнварда 70 яшь, әтиебез ФӘНИЛ СИТДЫЙК улы БАСЫЙРОВка 19 гыйнварда 77 яшь тула.
Әткәй, әнкәй, сезне олуг бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Иң изге матур теләкләребезне юллыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, пар булып, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.
Гомер юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә үтегез.
Саф хисләрне саклап, тигезлектә
Гомер йомгакларын сүтегез.
Ашлар тәмле әнкәй кулы белән,
Йортлар ямьле әткәй тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.
Нет комментариев