4 гыйнварда Татар Суыксуы авылында туып, шунда гомер итүче абыебыз САМАТ ШӘЙХЕЛГАРИФ улы ИСЛАМОВка 75 яшь. Аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз.
Җырлап үттең тормыш юлларыннан,
Җырлап килдең гомер көзенә.
Мәңге гашыйк булып калдың шулай
Моңлы, милли татар көенә.
"Болгар радиосы" - якын дустың.
Җырлар сөя синең күңелең.
Туган көнеңдә яңгыраган һәр җыр
Барсын сиңа миннән бүләгем.
Нет комментариев