Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Аккүз авылында яшәүче кадерле кешеләребезнең тормыш корып яши башлауларына 50 ел тулды

02 января 2017, 09:26

382

0

0

Аккүз авылында яшәүче кадерле кешеләребезнең тормыш корып яши башлауларына  50 ел тулды

Быел Яңа ел бәйрәме безнең гаилә өчен икеләтә, өчләтә бәйрәм. Аккүз авылында яшәүче кадерле кешеләребез - әниебез ФӘЙРҮЗӘ һәм әтиебез РАВИЛ ГАРИПОВларның тормыш корып яши башлауларына 29 декабрьдә 50 ел тулды. Ә 1 гыйнвар көнне исә әниебез Фәйрүзә үзенең 70 нче гомер таңын каршылады.
Кадерлеләребез, сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Гомер юлларыгыз якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез һәм әниебез! Безне - 5 баланы аякка бастырып олы юлга чыгарганчы сезгә күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез. Инде үзебез әти-әни булып тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта.Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормыш мәшәкатьләреннән арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачакка әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. Зур табын артына барыбыз бергә җыелганбыз икән, бу, әлбәттә, сезнең уңышыгыз. Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез, гадел булырга өйрәттегез. Моның өчен без сезгә бурычлы. Сезгә алдагы көннәрегездә исәнлек-саулык, озын гомер, аяз көннәр, җан тынычлыгы, бер-берегезгә куаныч, терәк булып, балалар, оныклар, оныкчыкларыгызның игелекләрен генә күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Гел шулай көләч, ягымлы булып, безне сөендереп озын-озак яшәгез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын.
Ярты гасыр иңне-иңгә куеп
Гомер иттегез.
Үтеп алтын вакытларны,
Алтын туйга җиттегез.
Сезне искә төшерәбез,
Тигез парлар дигәндә.
Котлыйбыз, әни, сине дә
70 яшең белән дә.
Сез булганда без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәткән,
Яктыртучы йолдыз шикелле.
Авырлыклар туса бу тормышта,
Киңәш сорап сезгә киләбез.
Сездән күргән изгелекләр өчен
Рәхмәт әйтеп, башны иябез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев