Апач авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче кадерле әткәебез ШӘЙХЕЛӘГЪЗӘМ МУЛЛАШӘЕХ улы МУЛЛАШӘЕХОВның 1 гыйнварда 80 яшьлек олуг юбилее.
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Үз гомереңдә шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне кичергәнсең, түзгәнсең, сынмагансың, һәркемгә карата кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче булдың. Әнкәебез белән бер-берегезгә гомер буе зур таяныч булып яшәдегез. Әткәй- әнкәй, сез безгә - балаларыгызга һәрьяклап яшәү үрнәге. Бар назыгызны, йөрәк җылыгызны безгә бирдегез. Биш балагызны аякка бастырып, үзегездә булган яхшы сыйфатларны бездә тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Яратып-сөеп кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Сөекле әткәебез! Киләчәктә дә туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең нык булып, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның кадер-хөрмәтендә, әнкәебез белән тигезлектә озын-озак яшәргә язсын.
80 яшь ул - озын гомер юлы,
Аны узу - үзе зур бәхет.
Тырыш хезмәт, изге эшләр белән
Бизәдең син аны һәрвакыт.
Җан рәхәте бирсен Аллаһ сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Гел шатланып кына яшәргә.
Нет комментариев