Кадерле инәкәй! Сине туган көнең, олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, муллыкта яшәргә язсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, аларның кайгы-хәсрәтләрен күрмичә яшәргә насыйп булсын. Төп нигезебезнең нурын сүндермичә яшә әле, әни, йөзгәчә. Әни, без сиңа барысы өчен дә рәхмәтле.
Мәрхәмәтле, изге җанлы әнкәй,
Бар назыңны безгә багышлап,
Яшисең син җирдә, һәрбер таңны
Бисмиллаңны әйтеп каршылап.
Рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп,
Оныкларның бәхетен күрергә.
Нет комментариев