Минзәлә районы Яңа Айман авылында туып, хәзерге көндә Актаныш авылында яшәүче кадерле энебез ФӘГЫЙЛЬ ФАЯЗ улы ГАЯЗОВның 25 декабрь көнне гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Кадерле энебез! Сине барыбыз исеменнән юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелебездәге изге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Олы юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, гомер юлларың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын. Туганнарыңның таянычы булып, авырлыкларга бирешмичә, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, бергә-бергә күңелле яшәргә Ходай насыйп итсен. Киләчәктә дә, бүгенгедәй, матур бәйрәмнәрне корычтай ныклы сәламәтлек, тату гаилә, туганнар янәшәсендә яшәргә язсын.
Тормыш иптәшең Хөршидә белән, кызың һәм киявеңнең игелеген күреп, тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын.
55 яшь ул - озын гомер түгел,
Кирәклегең тоеп яшәсәң.
Якыннарың бергә җыелганда
Рәхмәт хисе белән дәшәлсәң.
Озак яшә, бер дә авырма син,
Изгелегең кайтсын үзеңә.
Сөенешеп җыелырга язсын
Сезнең йортыгызның түренә.
Без - туганнар, безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Нет комментариев