Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бурсык авылында гомер кичерүче әниебез ХАЛӘ ЯХЬЯ кызы МАННАНОВА 90 яшьлек юбилеен каршы алды

23 декабря 2016, 20:29

377

0

0

Бурсык авылында гомер кичерүче әниебез ХАЛӘ ЯХЬЯ кызы МАННАНОВА 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Татар Суыксуы авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Бурсык авылында гомер кичерүче газиз кешебез, әниебез ХАЛӘ ЯХЬЯ кызы МАННАНОВА 23 декабрьдә үзенең олуг бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен каршы ала.
Әниебез Халә белән әтиебез Әснәф безгә, 6 балага, гомер бүләк иткән - кирәк чакта талмас канатлар да куя белгән алар, абынганда көч тә биргәннәр. Кадерле кешеләребез бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп 57 ел тату гомер кичерделәр. Әтиебез генә фани дөньядан иртәрәк китеп барды... Әниебез инде 8 ел безне, йөрәк парәләрен, ялгыз канаты астына җыя.
Әниебезнең тормыш юлында сынаулар да шактый - туганнарыннан аерылу да, газиз баласын югалту да, оныкларының бик яшьли гүр ияләре булуын да кичерде ул. Учка сыярлык кечкенә генә ана йөрәгенең түземлегенә хәйраннар калырлык та, сабырлыгына һәйкәлләр салырлык! Әниебез бүген барлык балаларының, кияү-киленнәренең кадер-хөрмәтен тоеп, безнең исәнлеккә шөкер итеп, төпчек сеңлебез Гүзәлия карамагында гомер кичерә. Без исә, шатлык-куанычларыбыз белән уртаклашырга да, кайгыларыбызны таратырга да әниле нигезгә кайтабыз.
Кадерле әниебез! Сине чын йөрәктән 90 яшьлек олуг юбилеең белән тәбрик итәбез. Күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне дә, туган көнең уңаеннан, сиңа юллыйбыз. Иң мөһиме - корычтай сәламәтлек, тән һәм рух ныклыгы насыйп булсын сиңа. "Әнкәй" дип дәшү бәхетеннән мәхрүм итәргә ашыкма безне.
Инде үзебез дә күптән дәү әниләр, дәү әтиләр булсак та, иң әүвәл һәрвакыт сиңа киләбез, тормыш арбасын көйләп җибәрер өчен синнән киңәш сорыйбыз, синең тәҗрибәңә таянабыз, синең хәер-фатыйхаңны алабыз. 12 оныгың, 13 оныкчыгыңа да син - бик тә кадерле дәү әни, зур хөрмәткә лаек карт әби.
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен -
Аяз күкләр, тыныч төннәр өчен.
Без дип типкән олы йөрәгеңдә
Югалмасын берүк яшәү көчең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев