Актанышта туып, хәзерге көндә Чалманаратта яшәүче хезмәттәшебез ЛЕРА ИБРАҺИМОВАның 24 декабрь көнне туган көне - 55 яшьлек юбилее.
Лера! Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә...
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Нет комментариев