Тыңламас авылында туып-үскән, хәзер Актанышта гомер итүче сеңлебез ИЛФИРА ГАЗИЗҖАН кызы ӘҺЛЕТДИНОВАга быелгы ап-ак карлы, саф һавалы кышның 20 декабре 65 яшьлек юбилеен алып килә.
Кадерле сеңлебез Илфира! Күркәм юбилеең уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң зур байлык - сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Киявебез Мәгыйс белән тигезлектә яшәп, балаларның, оныкларның куанычларын күреп, бәхетле булып озын гомер итүегезне телибез.
Ап-ак карлы кышта тусаң да син,
Күңелеңдә җылы назлар бар.
Исәнлектә үтсен бу гомерләр,
Кыш артыннан ямьле язлар бар.
Җәйләр саен шаулап чәчәк ата
Син утырткан матур гөлләрең.
Бәхет-шатлык, куанычлар алып
Килсен әле алгы көннәрең.
Нет комментариев