Әтәс авылында яшәүче кадерле әтиебез МИРЗАГАЛИ ӘБҮБӘКЕР улы ГЫЙМАЗЕТДИНОВның 15 декабрьдә гомер бәйрәме - 65 яшьлек юбилее.
Әтиебез! Сине шушы олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, куанычлы озын гомер телибез.
Рәхмәт сиңа, әти, безгә гомер биреп, тәрбияләп олы тормыш юлына бастырганың, әлегәчә ярдәмеңнән ташламаганың өчен. Киләчәктә дә һаман шулай көчле рухлы, изге күңелле һәм ярдәмчел булып, без - балаларыңның игелеген күреп, оныкларың өчен сөенеп, әниебез белән тигезлектә, бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып, туганнар җылысын тоеп, һәр туар таңга куанып, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Без бәхетле, әти, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа
Бүген, 65 яшең тулганда.
Озак яшә, бер дә авырма син,
Хәер-савап кайтсын үзеңә.
Сагынышып җыелырга язсын
Әти-әни йорты түренә.
Гаилә нигезе нык, әти, син булганга,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Игелекләр булып кайтсын иде үзеңә.
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйландың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Нет комментариев