Киров авылында яшәүче ФЕРДИНАНТ ГЫЙЛӘҖЕТДИН улы ГАЛЛӘМОВның 18 декабрьдә 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлап, йөрәк түрендәге иң изге теләкләрне юллыйбыз. Әти, син безнең олы таянычыбыз, төпле киңәшчебез, яшәү өлгебез. Кешелекле, көчле рухлы, ярдәмчел, туган җанлы, хезмәт сөючән булуың белән һәммә кешене сокландырып яшисең. Әтиебез, безгә үрнәк булып, әниебез белән ныклы белем, дөрес тәрбия биргәнсез, яшәештән тәм табарга, гаделлеккә, эш сөяргә, туганнар кадерен белергә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт. Алдагы гомер елларында һәр мизгелдән ямь табып, әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, сәламәтлек һәм тигезлек белән, пар канат булып яшәсәгез иде. Киләчәктә без - балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, озын гомер кичерергә язсын.
Әти диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Яхшылыклар кылдың һәркемгә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Нет комментариев